Газ плитәсенең уты яхшы янсын өчен, аны вакытында чистартырга кирәк. Плитәне юу гына түгел, горелкасын да карап торыгыз. Ул тыгылса, газ начар килә, ис, янгын чыгу куркынычы арта.
Уты начар яна башласа, шауласа яки саргылт төскә керсә, кичекмәстән чарасын күрергә кирәк. Горелка капкачларын савыт-саба юу чарасы, чәй содасы кушылган җылы суга салып, 25-30 минут тотарга. Каналларына кереп каткан чүпләрне иске теш щеткасы белән ышкып, скрепка ярдәмендә чистартырга була. Аннан суда яхшылап чайкарга, салфетка белән корытып сөртергә. Кипкәч кенә урынына куеп, плитәне кабызырга. Газ бернинди тавыш чыгармыйча, зәңгәр ут белән янарга тиеш.
Нет комментариев