Свернуть поиск
Правая колонка
Картәнием хәтеремдә,
Ураза азагында,
Кадер киченә киенеп,
Җыеныр, каршыларга.
Мунчадан соң, чиста күлмәк,
Пөхтә киенер иде.
Бүгенге төн безнең өчен
Теләк төне, ди, иде.
Кадер кичендә теләнгән
Теләкләр кабул булыр.
Телә, табын! Ходай сине,
Бүген ишетеп, торыр,
Һәрбер сүзең, теләкләрең,
Изгелекләрдә булсын!
Сәләмәтлек, гомер, бәхет
Һәм уңышлардан торсын!
Теләкләр башлансын, бердән,
Үзеңнән һәм иреңнән.
Аннары балаларыңа,
Күчсен, якыннарыңа!
Бисмилладан башла, бәхет,
Өметле төннәреңне....
Күк кабагы ачылганда
Телә, теләкләреңне...
Ходай сора,табын, миңа,
Күрермен, дигән, сезне.
Яхшылык яме таралсын,
Теләкләр булсын, изге.
Кадер кич кадерләгәнне,
Күрер, ишетер, безне!
Иман нурлары яктыртыр,
Төнне, көннәребезне!
Флюза Гилемянова (Арсланова)
22.06.2017., 00ч.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев