Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
👍
1⃣ Солы суы, солы төнәтмәсе файдасы турында:
*Ул кандагы шикәр микъдарын һәм холестеринны киметә;
*матдәләр алмашынуга булыша;
*теш эмален ныгыта;
*авитаминоз чорында файдалы;
*ябыгырга теләүчеләр өчен дә ярдәме зур;
*кандагы агулы матдәләрне эчәкләргә кудырта, аннан кире канга күчәргә ирек бирми;
*организмны чистарта;
*эчәкләргә зыяны тимәгәнгә күрә, солы төнәтмәсен даими рәвештә эчәргә була.
2⃣ *Иммунитетны ныгыту өчен:
1 стакан солы өстенә 2 стакан кайнаган җылы су салырга, 12-16 сәгатьтән соң, солысын сөзеп алырга. Әзер “кесәлне” олы кешегә көнгә 2-3 тапкыр 0,5 стакан эчәргә. Балаларга 1 аш кашыгы эчерергә кирәк.
*Салкын тигәндә:
1 стакан солыны 1 литр салкын суга салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән кайнатып чыгарып, сүрән утта яртылаш кимегәнче пешерәләр, сөзәләр, шушы төнәтмәне көн буена әз-әзләп җылы килеш эчеп бетерәләр.
3⃣ *Эчәклекләрне чистарту өчен:
Кичтән 1 стакан кефирга 2-3 аш калагы солы ярмасы салып, бутап калдырырга. Иртән ярма йомшара, күперә, бу катнашма бик җиңел ашала. Чикләвекләр, бал да өстәргә ярый.
*Ашказаны-эчәклек авырулары булганда:
1 стакан солыны 6-8 мәртәбә юарга. Шуңа 2 стакан су салып кайнатырга, су яртылаш кайнап беткәч, 2 аш кашыгы бал салып, тагын берничә минут кайнатырга. Катнашманы көнгә 2-3 мәртәбә ашар алдыннан эчәргә.
4⃣ *Бөер һәм сидек куыгы авыртканда:
1 стакан солы ярмасына 1 л кайнар су салып кайнатырга, суның яртысы кайнап бетәргә тиеш, аннан сөзәргә кирәк. Шуңа 2 стакан сөт өстәп, 20 минут кайнатырга. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1әр стакан эчәргә.
Автор: Ильфира Нигматуллина
******************************************************************************
✅ Солының файдасын кешеләр борынгы заманда ук белгәннәр һәм файдасын күргәннәр.
Дәвалану өчен чистартылмаган солы ярмасы, оны, саламы кулланыла.
Нинди чир бар,барсыннан да диярлек ярдәм итә. Юкка гына иртәнге аш итеп солы боткасын тәкъдим итмиләр.
1⃣ Тәмәке тартуны ташлау өчен: аш кашыгы солыга 1 стакан кайнар су салып, 2 мәртәбә кайнатып чыгарырга. 1 сәгать төнәтергә, сөзәргә. Көнгә 4-5 мәртәбә стаканның 1/4 өлеше күләмендә 3-4 атна эчәргә.
2⃣ Аяклар тирләгәндә солы саламы белән имән кайрысын кушып ясалган кайнатмадан ванна ясыйлар.
3⃣ Бронхиаль астмадан , пневмониядән: төнәтмә үпкәләрне чистарта.
1 стакан чистартылмаган солыны бик яхшылап юып, өстенә 6 стакан салкын су салып, төне буе тотарга кирәк. Иртән солылы суны кайнатып чыгаралар һәм сүлпән утта тагын 1 сәгать кайнатып, төнәтмәне сөзәләр. Бүрткән солыны иттарткычтан чыгаралар һәм әзер төнәтмәгә кире салып, кайнап чыкканчы утта тоталар. Яңадан сөзеп, җылы килеш ач карынга әз-әзләп эчәләр.
4⃣ Буын чиреннән :
1,5 кг яшел солы саламына 5 л су салып,30 мин кайнатырга. Шуны ваннага салырга. Ревматизм,буыннар ялкынсынып шешкәндә, тире авырулары булганда ванна температурасы 38 ° тан артмасын.
Вакланган яшел саламны 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтергә. Ашар алдыннан яртышар стакан көненә 2-3 тапкыр эчәргә.
Буыннарга тоз утырганда һәм авыртканда: 1 аш кашыгы солы ярмасын 1 л кайнар суга салып, 2 сәгать тотарга, аннан сөзәргә. Әлеге төнәтмәне бер ай буе көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә.
5⃣ Панкреатит , шикәр чиреннән һәм башка бик күп чирләрдән :
2 уч солыны 1 л кайнар суга салып, 0,5 л калганчы пешерергә. 0,5 л сөт өстәп, тагын 10-15 минут кайнатырга. Сөзеп,көненә 0,5 стакан эчәргә.
6⃣ Бавырны чистарту өчен :
2 стакан солыны өч л суык суга салып, кайнатып чыгарырга һәм әкрен утта өч сәгать кайнатырга.
Көненә берәр стакан эчәргә.
6⃣ Югары кан басымыннан :
2 аш калагы солыны 2 стакан эссе суга салып, 15 минут кайнатырга. 10-12 сәгатькә өстен каплап торырга. 150 шәр гр көненә өч тапкыр эчәргә.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев