Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Өздереп гармунда уйнавыңны, җырлавыңны, матур елмаюыңны, шаян сүзләреңне, нык якын күреп кочып алуыңны сагынырмын инде, Ильдар дускаем...
Бер кайтырмын әле яныгызга,
Сандугачкай булып язларда...
Таң алдыннан өзеп сайравы
Күмәр сезне тиңсез назларга.
Ләйсән яңгыр яуса, җәйләр җиткәч,
Мин төшәрмен тагын исегезгә...
Салават күпере хәтерләтер мине,
Шатлык өстәр сөю хисегезгә.
Ә көзләрен... Мине сагынырсыз,
Сагыш булып сезгә кайтырмын...
Кайтырмын да, сөю җыры булып,
Күңелегезгә моңнар салырмын.
Ап-ак хисләр сезне биләп алыр,
Ап-ак карлар төсле кышларда.
Мине тагын искә төшерерсез,
Талгын гына карлар яуганда...
Бер кайтырмын әле... Бер кайтырмын
Моңлы бер җыр булып яныгызга...
Рүзилә Гатауллина

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 17
Ряхмятлемен...
Бик чын кунелдян язылган-
яшьли китяляр...
Ничек еламый тузярсен...
Барлык киткяннярнен дя урыннары булсын ожмахта ....