Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Үлемсез полк! Бердәм сафта янәш
Яугир кан кәрдәше һәркемнең.
Атлый һәлак гаскәр - мәңгелек яшь
Батыр улы, кызы халкымның!
Какты алар дәһшәт һөҗүм! Илне
Азат итте, яулап тынычлык.
Җиңү көнне мәйданнарга килде
Өстәп тереләргә көч, ныклык!
"Бирешмәдек! Җиңдек зәһәр яуда!
Чын бердәмлек ныграк корычтан!
Чираттагы явыз дошман ауды,
Кылыч белән янап, кылычтан!"
Урамнардан ташкын булып ага
Җиңү, хәтер, берлек дәрьясы.
Кырык биштәгечә горур бага
Үлемсезләр кабат барчасы!
Үлемсез полк! Тарих битләрендә
Синең батырларың кан, тире...
Яңгырый ант: - Рәсәй чикләрендә
Калыкмас сугыш уты кире!
"Бирешмәдек! Җиңдек зәһәр яуда!
Чын бердәмлек ныграк корычтан!
Чираттагы явыз дошман ауды,
Кылыч белән янап, кылычтан!"
Авторы Фируза Васиуллина,10.04.2020, Уфа-Белгород.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев