— Елама, әни, кулга ал үзеңне, син бит бала-чага түгел, — дип үгетләде ул әнисен, — аңла мине, тыел вакытында. — Шатлык яшьләре бит, кызым, — дигән булды карчык, — бетте, башка еламыйм инде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-26/k-rim-kara-k-el-k-ze-hik-ya-2-4730526
    1 комментарий
    22 класса
    Алсу ХИҖАПОВА: “Табибларга ихтирам кирәк” Кешелекнең яшәешен, киләчәген фидакарь затлар – табиблардан башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Алар көчләрен дә, хәтта ки гомерләрен дә жәлләмичә, безнең сәламәтлегебез өчен көрәшәләр. Инфекционист-табиблар арасында яшьләрнең күп булуы аеруча шатландыра. Бүгенге әңгәмәдәшем – шундыйларның берсе, Уфаның 5нче клиник хастаханә поликлиникасының табиб-инфекционисты Алсу Айдар кызы ХИҖАПОВА. https://tulpar.info/articles/-mgyyat/2026-06-27/alsu-hi-apova-tabiblarga-ihtiram-kir-k-4731633
    1 комментарий
    4 класса
    Кәрим КАРА. Күңел күзе. Хикәя (1) Кызлар кебек йөгереп кенә йөри иде әле Галимә әби. Кешегә кал­ган көне булмады моңа кадәр, үз дөньясын үзе көтте. Картаеп беткән ял­гыз карчыкның дөньясы нәрсә, бер өстәл, бер карават сыешлы курчак өе дә, җил өргән абзарында ике кәҗәсе белән унлап тавыгы. Суга барса, бер көянтә ике көнгә җитә. Шулай да өй белән абзар арасында кыштыр-кыштыр йөреп, үз та­магын карап, юк эшен бар итеп юанып яшәп ята иде әби. Соңгы араларда күзләренә генә нидер булды. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-25/k-rim-kara-k-el-k-ze-hik-ya-1-4730499
    4 комментария
    21 класс
    Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (Ахыры) Берәр кеше рәнҗетте икән, син үпкәләмәдем, дисәң дә, күңелдә юшкын утырып кала ул. Көнчеллек тә шулай ук. Көнләшмәдем, дисең, ә шулай да нидер кырып тора, һәм болар барысы да, бозым кебек, бер җиргә җыела. https://tulpar.info/articles/zamandash/2026-06-16/ildus-fazletdinov-t-g-ri-kitte-yomgagym-ahyry-4715013
    4 комментария
    20 классов
    …Фирүзә йокысыннан уянды да, тәрәзәдән төшкән кояш нурының битен рәхәт итеп сыйпавына изрәп, байтак кына тормый ятты. Озак ятса да гаеп түгел, төнге сменадан кайтты ич ул. Бүген тагы төнгелеккә барачак. Анда киткәнче әле әнә күпме вакыт бар. Колхоз ашханәсендә эшләгән әнисенең кулы җитми. Идәнне юып чыгарырга кирәк, сервантны сөртергә, үрдәкләргә болгау салырга… Су буеннан кайтканнар да, бакылдашып сөрән салалар. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-26/zakir-kb-rov-timergalinnar-romannan-zek-1-4731634
    0 комментариев
    9 классов
    Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (3) Массаж дарусыз да дәвалый ул. Унбер хатын-кыз минем массаждан соң бала тапты. Берсе ун ел дәвамында авырга кала алмый йөргән иде. Өч ай массаж эшләдем мин аңа, эчен сыладым, күтәрдем, махсус энәләр куйдым, һәм нәтиҗәсе булды. https://tulpar.info/articles/zamandash/2026-06-13/ildus-fazletdinov-t-g-ri-kitte-yomgagym-3-4714969
    1 комментарий
    13 классов
    – Ни, әти, мунча ягып җибәрсәк ничек булыр икән? – дип, урыныннан торды. Сания дә, Фәйзулла да, икәүләшеп: – Соң? Нишләп сорап торасыз? Күптән вакыт, ул мунчаны без якканны көтәсезмени? – диештеләр. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-23/hisametdin-ism-gyylev-f-yzulla-povest-23-4724494
    5 комментариев
    20 классов
    – Хәзер ничек кирәк, шулай итеп бу Чибәркәйне ка­езлыйм. Мәңге оныта алмаячак, – дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, бандит Зиләнең эчке киеменә үрел­де. Шул чакны кинәт кенә арматуралар арасыннан ниндидер зәңгәрсу бер шәүлә килеп чыгып, нәрсә беләндер Сапогның борынына көч белән китереп тон­дырды. Тәүдә ул нәрсә булганын аңламый калды. ”Әллә тыштагы малай актыгы берәр нәрсә белән сук­ты”, – дип уйлады. ”Юк, ул түгел икән. Ул, әнә яр буй­лап китеп бара. Инде хәрәкәтсез калган хатынга тагы үрелгән генә иде, теге зәңгәрсу шәүлә тагын хасил булды. Сапог, коты очып, бөтен көченә артка сикерде. Ул ниндидер хырылдык бер аваз чыгарды да, баскан урынында тораташ булды. Бармаклары тырпаеп, кем­недер тотырга, кочакларга җыенган кебек катып кал­ды. Ә күзләрендә коточкыч курку һәм шунлыктанмы, алар гаҗәеп зур булып ачылган һәм адәм күзләренә охшамаган, акайган иде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-11/hisametdin-ism-gyylev-f-yzulla-povest-13-4714926
    2 комментария
    28 классов
    “Тәкъдир” “тәкъдим” түгел! Соңгы елларда матбугатта киң таралган "китап тәкъдир итү” гыйбарәсенең дөрес түгеллеген Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, Интернеттагы “Сүзлекче язмалары” каналы авторы, филология фәннәре кандидаты Ринат САФАРОВ аңлата. https://tulpar.info/articles/d-bi-t-nkyyt/2026-06-18/t-k-dir-t-k-dim-t-gel-4721854
    1 комментарий
    13 классов
    Шулай итеп, Сания Уфада бер бүлмәле фатирга бөтенләе белән хуҗа булды. Бабайның иске-москы әйберләрен чүплеккә түккәндә, документ, төрле кәгазьләр арасында үз исеменә язылган хат тапты. Хатта бабай аңа рәхмәтләр укыган. Үзен әтисе ке­бек караган өчен мең-мең саваплар теләгән һәм Са­ния исеменә бер саклык кенәгәсе дә калдырган. Анда акча әллә ни булмаса да, фатирны яңартып өр-яңа мебель һәм бүтән җиһазлар алырга җитте. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-16/hisametdin-ism-gyylev-f-yzulla-povest-16-4719442
    2 комментария
    22 класса
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё