Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Һәм әниле булсын һәр бала...
Иң авыры якты дөньяларда
Балаларын югалткан аналарга.
Күпме эзләсәм дә, юатырдай сүзләр
Таба алалмамдыр мин аларга...
Менә 14 декабрь көнне Борай авылында яшәүче Азат һәм Флисә Загировлар балалары мәрхүм булган әниләрне табынга жыеп Коръән мәҗлесендә безне очраштырды. 15 кеше булдык һәм туганнары, биш әни килә алмады. Мондый табыннар булганы юк иде әле, күпме күңел җылылыгы, игътибар, тырышлык һәм теләк кирәк моны оештырырга, әлбәттә инде, рәхмәтләребез чиксез, корган дөньягызның, калган ике балагызның игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын.
Чыннан да, балаларын югалтканнар бик күпбез бит. Ришат хәзрәт Коръән укып кына калмыйча, вәгазьләрендә мөселман дине буенча кайгыларны ничек жиңелрәк үткәрергә икәнен сөйләде.
Шунда җыелган әниләрнең һәрберсенең тормыш юлы төрле булып, балалары да төрлечә мәрхүм булганнар, ә бала ул - нинди генә булса да, әни өчен бик кадерле, нык якын, иң яратканы булып кала, чөнки йөрәк түрендә 9 ай йөртә, үстергәндә күпме йокысыз төннәр, күпме авырлыклар була... Күпме көчләр салып югары уку йортында укытасың, ә әни йөрәге барсын да күтәрә.
Менә шундый очрашулар күбрәк булып, бергә оешып, бер беребезгэ ярдәмләшеп яшәргә кирәк дигән уртак фикергә килдек. Мин "ВКонтакте"да "Газиз баласын югалтканнарга " дигән төркем ачып куйдым,одноклассниктада бар,керегез төркемгә. Бәлки тагын кем дә булса арабыздан ватсапка да группа ачар әле...
Шулай шатлык кына түгел, кайгы да берләштерә адәм балаларын, ә кайгылар бик күп хәзер...
Шушы табынга килгән кызларга рәхмәт, таныштык, күрештек. Йә Аллаһ, бу кыз да бала кайгысы күргән икән дип, хәйран калып утырдым...
Арадан бер ханым әле күптән түгел генә Хаҗга барып кайткан һәм инде безгә зәмзәм суыннан авыз иттерде, аңа зур рәхмәтләр.
Менә минем Владик-матуркаема 3 декабрьдә 22 ел булды. Әйе, болай карасаң бик күп вакыт үткән, тик әни йөрәгенә ул кичә генә кебек, күңел һаман да көтә хэм сагына. Мунча яксам да, тәмле әйберләр пешерсәм дә, менә-менә кайтып керер кебек, "эхх, әни ,шундый тәмле исләр чыккан" дия иде. УГАТУның 3 курс студенты иде һәм миңа һаман да 20 яшьлек сумкасын аскан студент булып йөрәктә саклана...
Әле җәй көне генә Азамат Загиров балакай вафат булды, тумыштан биюче диярсең, баскан җиреннән утын чәчрәтә торган егет, талантның чиге юк иде, халыкка биюләрен күрсәтергә дә күрсәтергә иде...
Әле генә Кузбай кызы Лилия Хабирова чибәрнең чибәре, уку бетереп ике ел эшләгән, җыр-моңга бик гашыйк кыз, Азамат белән классташлар...
Лиана Валиева балакай, моңлы тавышлы иде, нәнәсе Зәйнәп апаныкына охшаган...
Ул балалар берсеннэн-берсе чибәрләр...
Күз тиюләр дә бардыр инде, чынлап та...
Әле арадан берничәсен генә язып үттем, күпме балакайларның алдагы тормышка үз карашлары бар иде, алдагы көнгә өметләренең чиге юк иде, һәрберсе кайсыдыр яктан талант иясе, язарга сүзләр дә табып булмый...
Әле күпме егетләребез СВОда үлеп кайта... Аллакаем, әти-әниләргә сабырлыклар бирсәң иде... Әйе, идее, идеее...
Аллаһ Тәгаләгә дә мәңгелек дөньяда изге җаннар кирәк диюләре дөрестер инде...
Шул тиклем яшь килеш барысы да...
Яшьлек белән әзрәк кенә хата эшләсәләр дә, ул гафу ителә диелгән, күпләре өйләнмәгән дә, кияүгә дә чыкмаганнар бит...
Барлык балакайларның урыннары оҗмахта булсын...
Түз, йөрәгем, түз! Түзегез, энилэр, диясе генә кала...
Аллаһ Тәгаләнең кануннары шундый, кемнәрдер бик иртә китә, ә калганнарга аларсыз яшәргә өйрәнергә кирәк, вакыт дәва дигән сүз белән мин бик килешеп бетә алмыйм...
Бала кайгылары күргәннәрдән сорашмагыз, ничек үлгән, нәрсә булган дип, үлгән үлгән инде, Аллаһ үз кочагына алган, салмагыз йөрәкләренә учлап тозлар, җиткермәгез кеше сүзләрен, рәнҗетмәгез аналарны, аларны болай да язмыш рәнҗеткән... Мондый кайгылар бүген бездә булса, иртәгә сездә булмас дип булмый, кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, дигән элеккеләр...
Исәнләшегез дә, үтеп китегез, иң яхшысы шул булыр...
Бары кайгы кичергәннәр
Аңлый кеше кайгысын,
Һәм юата белә алар
Сүзнең табып җайлысын.
Һәр кеше тели балага
Бәхетле гомер юлы.
Булсын тик таза, сау гына,
Була күрсен акыллы.
Ата-ана яза калса
"Тормыш " дигән дәфтәрне,
Язар иде баласына
Иң бәхетле тәкъдирне.
Югалтулар авыр... Бигрәк авыр
Сина газиз булган кешеләр,
Изге рухларына дога кылып
Кала инде сабыр итүләр...

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 22
Хэзер кайгылар гына бушка..
Башка эйбер бушка юк...