Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Эх Бораем,урнашкансың
Җиде юллар чатында,
Кайларда гына йөресәм дә,
Күңелем сиңа тартыла.
Шәһәрләргә барган юллар
Бораем аша үтә,
Бораемнан ерак китсәм,
Кояш җылысы бетә.
Борайдагы сабантулар
Бөтен дөньяга таныш...
Бик күп җырларның хуҗасы,
Борай янында "Танып"
Борайлылар кунакчыллар,
Бездә бик дәртле халык
Җырлап биеп яшибез без,
Тормыйбыз һич оялып.
Борай кебек матур җирне
Очратканым юк әле...
Борайга кунакка килсәң
Керми китмә син!,яме.
Илдар Нуртдинов. 18.11.22.
Рәлиф Султанов көе.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 55