Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Менә бу яңалыкны ихтибар белән укып карагыз әле! Әгәр дә минем белән килешеп минем команда язылсагыз Һәм халыкара марафонга кушылсагыз мин бик шат булыр идем"
Дөньякүләм #әдәбимарафончылар берләшмәсе
Литературный проект совершенствования личности и сохранению языка
Татар әдәбияты белән кызыксынучылар һәм аны популярлаштыручылар төркеме. Бары тик #әдәбимарафон проектында катнашучылар гына кабул ителә.
ӘДӘБИ МАРАФОН-2026: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2026 +7 (960) 045-63-53
adabimarathon https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2026 😍 XXXIV ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектына гаризалар кабул итү ачылды!!!
📌 Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
📌 Проектта катнашу өчен:
✅ 1. Әдәби марафонның рәсми берләшмәсенә кушылыгыз: vk.com/adabimarathon; ✅ 2. 2026 ел Әдәби марафонында катнашу кагыйдәләре белән яхшылап танышыгыз (!!!): tat-i.net/tt/adabi-m...; ✅ 3. Смартфоныгызда/компьютерда татар клавиатурасы булсын: tat-i.net/tt/node/12 (инструкция);
✅ 4. Түбәндәге исемлектән Әдәби әйдаман сайлагызм һәм аның командасына кушылыгыз (үз төбәгегез Әдәби әйдаманын сайларга кирәк (сезнең төбәктән Әдәби әйдаман булмаса, башка төбәкнең Әдәби әйдаманын сайларга мөмкин; үз төбәгегездән Әдәби әйдаман булып та, башка төбәк Әдәби әйдаманын сайлаган очракта, тантанага килү, үз төбәгеңдә бүләкләр алу һ.б. мәсьәләләрдә Әдәби марафончы үзе җаваплы). Комментарийда "+" куеп әлеге гаризаны тапшыргач, әйдаманыгыз белән элемтәгә чыгыгыз һәм аның командасының чатына керегез (!). Әдәби әйдаманыгыз сезнең "Әдәби марафон" проекты белән бәйле сорауларыгызга җавап бирәчәк, киңәшчегез һәм фикердәшегез булачак).
✅ 5. Әлеге игълан астында комментарийларда катнашуыгызны белдереп 1 гыйнвар 23:30 сәг. кадәр «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын, исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр(авыл)/районны хәбәр итеп комментарий урнаштырыгыз һәм, үз аккаунтыгызда уртаклашып, дусларыгызны да проектта катнашырга чакырыгыз.
Үрнәк: + 24 Раилә Гобәйдуллина, 16 яшь, ТР Кукмара районы.
(ИГЪТИБАР! БАШКА КЕШЕ ӨЧЕН ГАРИЗА КАЛДЫРЫРГА ЯРАМЫЙ! 13 ЯШЕ ТУЛМАГАН ҺӘМ ҮЗ АККАУНТЫ БУЛМАГАН БАЛА ӨЧЕН ГЕНӘ АНЫҢ АТА-АНАСЫ, КАРАУЧЫСЫ ЯИСӘ ЯКЫН ТУГАНЫ ГЫНА ГАРИЗА ТАПШЫРА АЛА. БУ ОЧРАКТА БАЛА ӘЛЕГЕ ГАРИЗА ТАПШЫРУЧЫ АККАУНТЫННАН 21 КӨН ДӘВАМЫНДА КАТНАША ДИГӘН СҮЗ).
✅ 6. 21 көн дәвамында (1-21 гыйнвар) татар телендә әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне, башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2026 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды), әсәр исеме/авторы хэштеглары белән "ВКонтакте" ( vk.com ) социаль челтәрендә үз сәхифәгездә урнаштырып барыгыз.
✅ 7. Әдәби марафонның Telegram'дагы рәсми каналына язылыгыз, ел дәвамында әдипләр белән үткәрелгән туры эфирларда катнашыгыз: t.me/adabimarathon (әлеге каналда гомуми чат та бар: t.me/adabi_mara ...).
💥 Һәр әдәби әйдаман үз командасы өчен приват-чат булдыра һәм анда үз командасындагы әдәби марафончылар белән фикер алыша, аралаша, сорауларына җавап бирә. Оештыру комитеты барлык рәсми мәгълүматны әдәби әйдаманнарга хәбәр итеп бара, үз чиратында һәр әдәби әйдаман мәгълүматны үз командасына ирештерә.
Сезнең Әдәби әйдаман:
12. Гайсин Илдар Хамматулла улы - РФ БР Иглин районы, vk.com/id180186093 Е-mail ildar.gaisin@bk.ru Сезне 12 команда составында марафонда катнашырга һәм бергәләп китап укырга чакырам

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1