Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
АҢЛАТМА!
🍀Кыямәт көнендә Адәм баласы иң беренче Фарыз намазы турында соралыр, әгәр намазларын үтәгән икән хисабы җиңел булыр, әгәр намазларында кимчелекләре бар икән Аллаһ Тәгалә фәрештәләрдән сорар: «Бу кешенең нәфел гыйбәдәтләре бармы? Булса намазындагы кимчелекләрен нәфелләре белән тутырыгыз» — дип боерыр. Бу хәдистән күрүебезчә, намаз- иң мөһим гыйбәдәттер, чөнки Аллаһ иң беренче мәхшәр мәйданында сорауны намаздан башлар һәм намаз тулы булмаса калган нәфелләр ул намазны тутыру өчен кулланыла...
🍀НӘФЕЛ НАМАЗЛАРЫ
(саваплы өстәмә намазлар)
Мәшһүр нәфел намазлары түбәндәгеләр:
1) хаҗәт намазы;
2) истиска намазы;
3) тәүбә намазы;
4) хәвеф намазы;
5) көсуф намазы;
6) хөсуф намазы;
7) сәфәр намазы;
8) шөкер намазы;
9) ишракъ намазы;
10) духа намазы;
11) әүүәбин намазы;
12) тәһәҗҗүд намазы;
13) мәсҗид намазы;
14) истихара намазы.
🍀1. Хаҗәт намазы Аллаһы Тәгаләдән берәр хаҗәтне сорап, дога кылыр алдыннан укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
🍀2. Истиска намазы – корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз ачык җирдә укыла. Барлык мөселманнар бергә җыелып кырга чыгалар. Бала-чагаларын һәм йорт хайваннарын да үзләре белән алалар. Һәркем тәһарәтле килеш, түбәнчелекле кыяфәт белән җәяү бара. Кырга җиткәч, һәрбер кеше Кыйблага таба борылып баса. Имам җыелган кешеләргә бик күп вәгазьләр сөйли. Җыелган мөселманнарга кылган гөнаһлары өчен тәүбә һәм истигъфар кылырга һәм үзара дошман булганнарга бер-берсе белән бәхилләшергә куша. Халык тәүбә-истигъфар кыла, бер-берсе белән бәхилләшә. Аннан соң һәркем ялгызы гына икешәр рәкәгать намаз укый.
🍀Истиска намазыннан соң түбәндәге дога укыла
—Әллааһүммә әски гибәәдикә үәрхәм бәһәәимәк. Әллааһүммә әмәртәнә бидуга’икә үә үәгадтәнәә би’иҗәәбәтикә фәкадөдәгәүнәәкә кәмәә әмәртәнаа фә әҗибнаа кәмәә үәгәдтәнаа. Әллааһүммә ин ләм тәрхәм лиәнфүсинәә ликәсрати зүнуубинәә фәрхәм сибйәәнәнәә үә бәһа’имәк.
Мәгънәсе:
🍀Йә Рабби, колларыңны эчерт, хайваннарыңа Үз рәхмәтеңне ирештер. Йә Рабби, Син безгә дога кылырга боердың һәм догаларны кабул кылырмын дип вәгъдә бирдең. Без Сиңа Үзең боерганча дога кылабыз, Син биргән вәгъдәң буенча безнең догабызны кабул итеп ал. Йә Рабби, әгәр гөнаһларыбызның күплеге сәбәпле безгә рәхмәтеңне ирештермәсәң, гөнаһсыз сабыйларыбызга һәм хайваннарга рәхмәтеңне бир.
Әгәр беренче көнне истиска намазын укып дога кылганнан соң яңгыр яумаса, янә ике көн шул рәвешле истиска намазы укылырга тиеш.
Әгәр дә кырда истиска намазы укыган вакытта яңгыр ява башласа, башларын яңгырга чылатып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылырга тиешләр.
🍀3. Тәүбә намазы гөнаһлардан үкенеп, тәүбә һәм истигъфар кылыр өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
🍀4. Хәвеф намазы бәла һәм афәттән курыккан вакытта берәр зарар ирешмәсә иде, дип дога кылыр алдыннан укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Каты җил һәм давыллар булганда, күк күкрәп, яшеннәр яшьнәгәндә, яңгыр һәм боз яуганда, су ташу вакытында, җир тетри башлаганда, бик эссе һәм суык булганда әлеге намаз укыла.
🍀7. Сәфәр намазы кемнеңдер сәфәргә чыгар алдыннан, сәфәрем уңышлы булса иде, дип дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
🍀8. Шөкер намазы ниндидер олуг нигъмәткә, я дәрәҗәгә, яки максатка ирешкәч, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу нияте белән укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.
🍀9. Ишракъ намазы – кояш тәмам чыгып күтәрелә башлагач укыла торган нәфел намазы (ике я дүрт, я алты яки сигез рәкәгать итеп укыла).
🍀10. Духа намазы кояшның чыккан вакыты белән өйлә вакытының уртасында укыла торган намаз. Мәсәлән, кояш иртәнге сәгать 4 тә чыккан көннәрдә, сәгать 8 дә укыла. Кояш сәгать иртәнге 8 дә чыккан көннәрдә, сәгать 10 да укыла. Бу намаз 2, 4, 6, 8, 10 яки 12 рәкәгать итеп укылырга мөмкин.
🍀11. Әүүәбин намазы – ахшам намазын укып бетергәннән соң укыла торган нәфел намазы (2, 4 яки 6 рәкәгать итеп укыла).

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев