Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Рәсәй көне – илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Әмма ничек барлыкка килгән?
Ни өчен 12 июнь?
1990 елның 12 июнендә РСФСР Халык депутатлары съезды «РСФСР дәүләт суверенитеты турында Декларация»не кабул итә. Декларациядә Рәсәй законнарының өстенлеге, властьлар бүленеше һәм гражданнар хокуклары тигезлеге раслана.
1991 елның 12 июнендә Рәсәй тарихында беренче тапкыр халык сайлавы белән президент сайлана (ул – Борис Ельцин).
Исеме ничек үзгәргән?
• 1992–1993 – «Декларация кабул итү көне»
• 1994 – «Рәсәй бәйсезлеге көне» (халыкта шулай йөртелә)
• 1998 – Борис Ельцин «Рәсәй көне» дип атарга тәкъдим итә
• 2002 – «Рәсәй көне» рәсми исем булып китә
Беренче елларда күпләр бәйрәмнең мәгънәсен аңламый, әмма хәзерге көндә бу – патриотлык, бердәмлек һәм илебезнең суверенитеты көне.
Рәсәй көне белән, дуслар! 🇷🇺

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев